Диванный эксперт - это комплимент )

Рус телендә «диванный эксперт» дигән җөмләне “дилетант - берәр өлкәдә белемле булып күренергә теләүче белемсез кеше” мәгънәсендә куллану бик таралган.
Ә бит Диван дигән сүз Госман дәүләтендә һәм кайбер мөселман илләрдә, шулай ук татар ханлыкларында да булгандыр дип уйлыйм - солтан, хан каршысында түрәләрдән-вәзирләрдән торган кануннар чыгаручу бер мәҗлесне аңлаткан. Димәк диваннарда утыручы киңәшчеләр чынлыкта чыннан да белемле кеше булганнар һәм сезне интернетта “диванный эксперт” дип бәяләсәләр – моны мактау дип кабул итегез. ))

В последние годы распространилось словосочетание «диванный эксперт», означающее дилетанта пытающего выдать себя за эксперта в каком-то вопросе.
А исторически в Османской империи, некоторых мусульманских странах, татарских ханствах – одно из значений слова «Диван» - это собрание при султане или хане, состоящее из визирей и крупных сановников для выработки законов и т.д.
Если Вас назвали при дебатах «диванным экспертом» - принимайте это как высокую оценку ))

Диван в в Османской империи

1921 елгы бер плакат

Шәрыкь яшьләре! Әйдәгез яшь коммунистлар оешмасының кызыл байрагы астына! 1921 ел

1921 ел. Мәскәүдә басылган плакат.

"Шәрыкь яшьләре! Әйдәгез яшь коммунистлар оешмасының кызыл байрагы астына!"

Җөмлә урысчадан бер калька буларак тәрҗемә ителгән ахрысы. Һәм рәсеме дә православ иконаларга бераз охшаган ))

"Татарстан почтасы" бәйсез булган чорыннан бер истәлек.

Татарстан почтасы бәйсез булган чорыннан бер истәлек

Кем мондый конвертларны хәтерли? "Татарстан почтасы" "Почта России"гә кермичә торган иде, шуның өчен "Почта России" Татарстанга хатлар өчен конвертлар бирми иде. Һәм Татарстанда бу "блокаданы" бераз киметү өчен мондый конвертларны булдырдылар.

Казанда Ленин музее. К 150 летию вождя мирового пролетариата и российской революции.

Иртәгә Русиядә 1917 елда булган инкыйлабның башлыгы Владмир Ленинның тууының 150 еллыгы. Совет чоры сакланса - урамнарны кызыл байракларга бизәп, терле билегеле кешеләргә медал-сувенирлар таратып, балаларга Ленин бабай турында шигырьләр ятлатырып зур бәйрәм ясарлар иде. Шул көнне сәбәпле сезгә Казандагы Ленин музеннан берничә фоторәсем күрсәтергә булдым. Өйдә бик күп еллар инде 9 томлы “Ленин тормышы” китаплар ята иде. Чыгарып ташларга ничектер кызгаыч – китап бит инде, сатырга булсам – кем алсын инде шуларны. Һәм кышын кайдандыр шул музей Ленин белән бәйле китапларны кабул итә дип ишеткәч, улым белән китапларны күтәреп шунда киттек. Китапларны ташыргач, бушлай музей карарга да рөхсәт бирделәр.

Казанда Ленин музее.

Collapse )